Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең идарәче компанияләрнең мәгълүматларын ачу буенча тикшерүе дәвам итә

2014 елның 30 мае, җомга

 Агымдагы елның 29 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җаваплы кешесе Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, Казан башкарма комитетының Совет районы хакимияте белгечләре, Татарстан Республикасы Җәмәгатьчелек палатасының  торак-коммуналь хуҗалыгы проблемалары буенча эшче төркеме белән берлектә идарәче компанияләрнең “Персональ мәгълүматлар турында”  2006 елның 27 июлендә чыккан  152 нче федераль закон таләпләрен, Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2010 елның 23 сентябрендә чыккан  “Күпквартирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшләүче оешмаларның мәгълүматларын ачу стандартын раслау турында”гы 731 нче карарын үтәү һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эшләү мәсьәләләре буенча  “Азино-1” торак милекчеләре ширкәтен тикшерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International