Агымдагы елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе чираттагы тапкыр план буенча идарәче компанияләрнең “Персональ мәгълүматлар турында” 152 нче федераль закон һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча “Танкодром” коммуналь торак хуҗалыгы идарәче компаниясе”н тикшерде.
Армия сафларына алар уку йортын тәмамлагач кына китәчәк.
2014 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе Яшел Үзән шәһәренең К.Маркс урамы, 57 нче йортында яшәүчеләрдән торак биналарда әйбәт булмаган шартларда яшәүдән һәм торак йортны карау һәм төзекләндерү буенча вазифаларын үтәмәүдән зарлану шикаяте буенча “ЭлиСС” идарәче компаниясе җәмгыятен (Яшел Үзән шәһәре, Королев урамы, 13) тикшерде.
Киләсе елдан Россиядә эшләүче мигрантлар яхшырак якланачак. Аларга авырсалар, больничный түли башлаячаклар. Әгәр гастарбайтер һәм аның эш бирүчесе законнарны үтәсә табибка мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булачак.
Хезмәт министрлыгы эш бирүчеләр киләсе елдан чит ил хезмәткәрләре өчен социаль иминият фондына эш хакы фондыннан – 1,8 процентны түләүне күздә тоткан законпроектны әзерли.
Агымдагы елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе чираттагы тапкыр планда каралган Казан шәһәренең ”Авиатөзелеш районы” торак милекчеләре ширкәте эшчәнлеген тикшерде.
Бүген 19 сентябрьдә Татарстан Республикасының Буа муниципаль районында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская һәм “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлеге халык өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрделәр.