Бүген 10 октябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил каршында эшләп килүче “Хокукый белемнәр мәктәбе”ндә “Россия пенсионерлары берлеге” нең Татарстандагы бүлегенең “өченче буын” университеты кысаларында яңа уку елын ачу булды. Әлеге дәресләрнең максатчан аудиториясе – өлкән гражданнар, алар өчен хокукый белем алу аерым әһәмияткә ия.
Курсны тыңлаучылар өчен беренче дәресне Татарстан омбудсманы Сәрия Сабурская үткәрде. Дәрес пенсия законы һәм безне 2015 елда көткән яңа үзгәрешләргә багышланган иде.
Әлеге тема буенча төп доклад белән Россия Пенсия фондының Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Полякова чыгыш ясады. Ул гамәлдәге пенсия законы турында сөйләде, пенсияне тулы күләмдә үзвакытында билгеләүче күрсәткечләргә, “Пенсия белән тәэмин итү” темасы кысаларында белергә тиешле норматив-хокукый актларга, яңа елдан пенсия законына кертеләчәк яңалыкларга тукталды.