Бүген 19 сентябрьдә Татарстан Республикасының Буа муниципаль районында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская һәм “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлеге халык өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрделәр.
Кабул итү барышында пенсия белән тәэмин итү, социаль яклау, мирас, торакка хокук һәм башка мәсьәләләргә багышланган 16 мөрәҗәгать керде. Шунысын да әйтергә кирәк, килгән мөрәҗәгатьләрнең күбесе мирас, җир участокларын рәсмиләштерүгә кагыла. Шулай ук ятим-бала торак шартларын яхшыртуны сорап мөрәҗәгать итте.Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә проблемаларны хәл итү буенча конкрет аңлатмалар һәм киңәшләр бирелде.