Яшәү шартларын тикшерү

2014 елның 27 сентябре, шимбә

2014 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе  һәм Татарстан  Республикасы Дәүләт торак инспекциясе Яшел Үзән шәһәренең  К.Маркс урамы, 57 нче йортында  яшәүчеләрдән  торак биналарда әйбәт булмаган шартларда яшәүдән һәм торак йортны карау һәм төзекләндерү буенча вазифаларын үтәмәүдән зарлану  шикаяте буенча  “ЭлиСС” идарәче компаниясе җәмгыятен (Яшел Үзән шәһәре, Королев урамы, 13) тикшерде.

     Тикшерү барышында  йортта торак биналарының тузуы расланды.

    “Восход” ширкәте директорының 23 сентябрьдә кул куйган  776 нчы язмача җавабына ярашлы рәвештә,  хокук бозуларны бетерү максатыннан, 29 сентябрьдән дә соңга калмыйча  гариза бирүчеләрнең торак биналарында ремонт эшләре башлау  турында карар кабул ителде. Үтәү вакыты –  2014 елның 13 октябре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International