Түбән Камада армиягә чакырылучыларның хокукларын тикшерделәр

2014 елның 7 октябре, сишәмбе

Бүген 7 октябрьдә  Түбән Камада  “Хәрби хезмәткә чакырылучыларның  хокуклары турында”  “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресе узды. Анда  Түбән Кама муниципаль  районы егетләре катнашты. Хәрби хезмәткә чакырылучылар хокуклары һәм хәрби хезмәт үтүнең нечкәлекләре турында  файдалы мәгълүмат алырга  280гә якын кеше килгән иде.

   Ватан алдындагы бурычларын  үтәп кайткан егетләр  яшьләр алдында чыгыш ясап, тәҗрибә уртаклаштылар, хәрби хезмәткә чакырылучыларга Россия Федерациясе  Кораллы Көчләрендә  намуслы хезмәт итүне теләделәр. Аерым алганда,  булачак солдатлар алдында  Преображенский  полкында хезмәт иткән  В.Кудряшов  үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул хезмәт иткән  Преображенский  полкы  иң дәрәҗәле хезмәт итү урыны санала. Егетләр  Россия армиясендә хезмәт итү өчен барлык шартлар тудырылуын  расладылар. Хезмәт иткәндә егетләргә  кызыклы хәрби белгечлекләргә өйрәнү, заманча корал һәм техника  белән идарә итү  күнекмәләре алу һәм башка мөмкинлекләр  бирелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International