Киләсе елдан Россиядә эшләүче мигрантлар яхшырак якланачак. Аларга авырсалар, больничный түли башлаячаклар. Әгәр гастарбайтер һәм аның эш бирүчесе законнарны үтәсә табибка мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булачак.
Хезмәт министрлыгы эш бирүчеләр киләсе елдан чит ил хезмәткәрләре өчен социаль иминият фондына эш хакы фондыннан – 1,8 процентны түләүне күздә тоткан законпроектны әзерли.