Агымдагы елның 29 октябрендә Россия Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 1 нче тикшерү изоляторында хуҗалык эшләрен башкару максатыннан СИЗОда җәза вакытын үтәүгә калдырылган хөкем ителгәннәрнең тәртибен бәяләү буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты хезмәткәре Казан шәһәренең Вахитов районы Прокуроры ярдәмчесе һәм Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстандагы идарәсе һәм Россия УФССПның Татарстандагы идарәсе вәкилләре белән берлектә агымдагы елның 28 октябрендә Федераль миграция хезмәтенең махсус учреждениесендә чит ил гражданнарын һәм мәҗбүри рәвештә Россия Федерациясе чикләреннән административ чыгарып җибәрелергә тиешле, гражданлыгы булмаган затларны тоту шартларын тикшерде.
Бүген Министрлар Кабинетында “Халык контроле”дәүләт мәгълүмат системасы эшенә багышланган брифинг узды. Анда системаның Баш модераторы – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская катнашты.
Бүген 24 октябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты хезмәткәре Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан республика оешмасы башкарма комитеты (Россия төзүчеләре профсоюзы) һәм Татарстан Республикасы Төзүчеләре берлеге белән берлектә “Оешма һәм предприятиеләрнең 2014-2015 еллардагы көзге-кышкы чорга әзерлеге буенча чаралар үтәлеше барышы һәм Татарстан Республикасы төзелеш тармагында производство имгәнүләренең торышы турында” сөйләшүдә катнашты.
24 октябрь 1948 елдан башлап Милләтләр Оешмасы көне буларак билгеләп үтелә. 1971 елда БМОның Генераль Ассамблеясе үз резолюциясендә оешмада әгъза булган дәүләтләргә бу көнне дәүләт бәйрәме буларак билгеләп үтәргә тәкъдим иткән.
2014 елгы көзге чакырылыш кампаниясе чорында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Татарстан Республикасының Хәрби комиссары белән берлектә халыкны хокукый агарту кысаларында уртак чаралар оештыру практикасын дәвам итәләр.
Проектка ярашлы рәвештә, дәгъвачы гаризасына судка мөрәҗәгать иткәнчегә кадәр эшне көйләү өчен суд алдыннан дәгъва белдерүен раслаган документны да теркәргә тиеш. Анык кына итеп әйткәндә, канәгать булмаган кеше башта аның фикеренчә, хокукларын бозган кешегә дәгъва язарга тиеш. Яки сөйләшүләр алып бару өчен медиаторларга яки хөкемдарларга мөрәҗәгать итәргә була.
Казанда 2014 елның 16-17 октябрь көннәрендә «Мөселман хатын-кызы: хәзерге дөньяда кеше хокуклары» фәнни-практик халыкара конференция узды.