Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең идарәче компанияләрне тикшерүе дәвам итә

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе

Агымдагы елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе  чираттагы тапкыр план буенча  идарәче компанияләрнең  “Персональ  мәгълүматлар турында”  152 нче федераль закон  һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү таләпләрен  үтәү  мәсьәләләре буенча  “Танкодром” коммуналь торак хуҗалыгы  идарәче компаниясе”н тикшерде.

   Тикшерү барышында  күпквартирлы йорт белән идарә итү  килешүен рәсмиләштерү һәм шартларын бозу очраклары ачыкланды.

   Бурыч булу аркасында финанс счетыннан  белешмәләр бирмәү фактлары ачыкланмады.

   Тикшерү нәтиҗәләре буенча идарәче компания хезмәткәрләренә  ачыкланган кимчелекләрне бетерү буенча киңәшләр бирелде.

   Тикшерү материаллары буенча эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International