Казанның “Авиатөзелеш районы” торакчылар ширкәтен тикшерү

2014 елның 23 сентябре, сишәмбе

Агымдагы елның 22 сентябрендә  Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе чираттагы тапкыр планда каралган   Казан шәһәренең  ”Авиатөзелеш районы”  торак милекчеләре ширкәте эшчәнлеген тикшерде.

    Анда  идарәче компанияләрнең  “Персональ  мәгълүматлар турында”  152 нче федераль закон таләпләрен, “Күпквартирлы йортлар белән идарә итү  өлкәсендә  эшләүче оешмаларның мәгълүматлар бирү һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү стандартын раслау турында” Россия  Федерациясе хөкүмәтенең  2010 елның 23 сентябрендә  дөнья күргән  731 нче  карарын үтәү мәсьәләләре тикшерелде.

   Тикшерү нәтиҗәләре буенча идарәче оешманың хезмәткәрләренә  ачыкланган хокук бозуларны бетерү буенча  киңәшләр бирелде.

   Тикшерү материаллары буенча эш дәвам итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International