Татарстан Республикасында Кеше Хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохорин бүген 25 ноябрьдә Түбән Камада бергәләп гражданнарны кабул иттеләр. Барлыгы кабул итү барышында Түбән Кама һәм Алабуга муниципаль районнары гражданнарыннан 10 мөрәҗәгать керде. Халык белән очрашу Түбән Кама муниципаль районы башлыгының җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә узды.
Гражданнар төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иттеләр. Аерым алганда, сораулар җинаять эше ачу белән килешмәү, җинаять эше ачудан баш тарту, тикшерү алып бару, гражданнарның алдау гамәлләре һәм башкаларга кагыла иде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләр төгәл конкрет аңлатмалар алдылар, берничә язмача мөрәҗәгать алга таба тикшерү һәм тиешле чаралар күрү өчен эшкә алынды.
Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре вакытында Сәрия Сабурская “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында район эше мәсьәләләре буенча район башлыгы Айдар Метшин белән очрашты.