Чакырылыш мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эше нәтиҗәләре

2014 елның 21 ноябре, җомга

Хокукый ярдәм һәм гражданнарны хәрби хезмәткә чакырганда  хокукларын саклау максатыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Татарстан Республикасы  Хәрби комиссариаты белән берлектә   9.00 сәгатьтән  16.00 сәгатькә кадәр  халык өчен телефон аша “кайнар линия” үткәрделәр. Аның эшендә Татарстан Хәрби комиссары  Сергей Погодин  катнашып, шалтыратучыларның сорауларына җавап бирде.

   Аерым алганда,  аңа Армия хезмәтен узмаган гражданның хәрби билет  алу мөмкинлеге һәм Россия Кораллы Көчләрендә  хезмәт иткән  гражданнарга иминият түләүләре алу кебек сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

    Килгән сораулар буенча  гражданнарга аңлатмалар бирелде, шуның белән бергә Сергей Погодин республика  комиссариатының район бүлекләренә    хәрби хезмәткәрләрнең  тормышын һәм сәламәтлеген иминиятләштерү  буенча аңлатмалар бирергә, шулай ук бу мәсьәлә  буенча гражданнарга  тулы мәгълүмат бирү максатыннан, басма ярдәмлекләр кулланырга  әмер бирде.

    “Кайнар линия” барышында  25 мөрәҗәгать керде. Сорауларның күбесе  хәрби хезмәт узу, белем алу сәбәпле  хезмәт итүдән кичектерелеп тору, шулай ук хәрби комиссариатлар һәм чакырылыш комиссияләре эшенә кагылышлы иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International