“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы белдерүләре буенча Чаллыда күчмә киңәшмә

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе

Бүген Чаллы мэриясендә  агымдагы елда “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән гражданнар гаризаларын тормышка ашыру  мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне “Халык контроле”  мәгълүмат системасыннан файдаланучылар эшен оештыру бүлеге җитәкчесе Рөстәм Низамиев һәм башкарма комитет рәисенең беренче урынбасары Ринат Абдуллин үткәрде.

  Чаллы башкарма комитетының җаваплы затлары һәм районнар хакимиятләре вәкилләре белән бергә алар җентекләп  55 белдерүне карадылар. Болар – юлларны төзекләндерүгә, урамнарны яктыртуга, тиешсез урыннардагы чүплекләргә һәм хуҗасыз автомобильләргә кагылышлы иде. Киңәшмә барышында аңлашылганча, аларның 10 процентын шәһәр үтәгән дә инде.

              Яр Чаллы шәһәре мэриясе  матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International