“Игелек сәнгате” форумы барышында “Хокукый ярдәм көне”

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе

  Инвалидлар декадасы кысаларында  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр иҗатына багышланган “Игелек сәнгате”  социаль-мәдәни форумы үткәрү  барышында, агымдагы елның 30 ноябрендә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  “Хокукый ярдәм көне” оештырды. Чара  республиканың  төп академик музыкаль мәйданчыгы – Салих Сәйдәшев исемендәге  Дәүләт Баш концерт залында  узды.

  “Хокукый ярдәм көне”ндә  гражданнарга  сәламәтлек саклау, пенсия, гаилә, хезмәт, торак законнары, мирас хокукы һәм мөлкәт бәхәсләре мәсьәләләре буенча белгечләр консультацияләре алу мөмкинлеге  бирелде.

   Кабул итү барышында 37 мөрәҗәгать керде.

   Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә телдән хокукый консультация бирү форматында  бушлай юридик ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International