“Торак-коммуналь хезмәтләре” темасына “Хокукый белемнәр мәктәбе”

2014 елның 5 декабре, җомга

Бүген  5 декабрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең  “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстан бүлеге “өченче буын” университеты тыңлаучылары өчен дәресе булды. Бу дәресләрнең максатчан аудиториясе – хокукый белемнәр  алу аерым әһәмияткә ия булган  өлкән яшьтәге гражданнар.

   Дәрес  торак-коммуналь хезмәтләргә, аерым алганда, торак-коммуналь хезмәтләр алуга күзәтчелеккә багышланган иде.

   Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә дәүләт контроле турында  Татарстан Республикасы дәүләт торак инспекциясе  хокук идарәсенең юридик бүлеге начальнигы Азат Гафиятуллин сөйләде. Татарстан дәүләт торак инспекциясенә яңа функция йөкләнгән – алар идарәче компанияләрне лицензияли. 2015 елның 1 маена кадәр барлык идарәче компанияләр  лицензия алырга тиеш. Хәзерге вакытта  лицензия комиссиясен  оештыру эшләре бара. Ул егерме кешедән торыр дип фаразлана, аның составы Татарстан Республикасы Президенты Указы белән расланачак. Шулай итеп, дәүләт күзәтчелеге  тагын да катгыйрак күзәтчелек  – лицензияләү белән алыштырылачак. Бу торак-коммуналь  хуҗалыгы өлкәсендә контрольне көчәйтер, дип уйланыла. Шулай ук идарәче компанияләр җитәкчеләре  квалификация аттестаты алу өчен имтихан тапшырыр,  дип фаразлана. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International