Агымдагы елның 19 ноябрендә Казанның Мәскәү һәм башка районнарында яшәүчеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстан бүлеге үткәргән “Хокукый ярдәм көне”ндә квалификацияле юридик ярдәм алдылар.
Бүген 19 ноябрьдә ноябрьдә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән гаризаларны карау барышын тормышка ашыру кысаларында системаның баш модераторы – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская катнашында республиканың Арча районында эш очрашуы узды.
Дәүләт Думасы өйдә тәртип бозучыларны җәзага тарта торган законпроектны карый. Үзенең яки чит дүрт дивар артында тавыш чыгарырга теләүче “вак хулиганлык” статьясына эләгә. Кемнеңдер гаугалы күршесе яки җәнҗаллы гаилә барлыкка килә икән, аларны тәртипкә чакыру өчен дәлилле сәбәбе була.
Бүген 14 ноябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү Институтында укытучыларның квалификациясен күтәрү курсларында “Татарстан Республикасында граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау турында” доклад белән чыгыш ясады.
Бүген 13 ноябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил белән “Туры элемтә” узды. Аның барышында күп сораулар килде.
Көзге чакырылыш вакытында 4 меңнән артык татарстанлы хәрби хезмәт үтү өчен Кораллы көчләрнең хәрби частьларына һәм берләшмәләренә, эчке гаскәрләргә һәм башка хәрби урыннарга җибәреләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Җыелу пунктында “Ачык ишекләр көне”ндә Татарстан Республикасы Хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте. Чарада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил дә катнашты.
2014 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил эчке эшләр органнарының мәҗбүри тоту урыннарында гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү, законлылыкны саклау мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы җәмәгатьчелек күзәтү комиссиясе, Татарстан Республикасы Югары суды, Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре белән уртак киңәшмәдә катнашты.
2014 елның өченче кварталында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең муниципаль районнардагы җәмәгатьчелек ярдәмчеләренә күп сандагы мөрәҗәгатьләр килү дәвам итә.
Бүген 12 ноябрьдә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән гаризаларны карау барышын тормышка ашыру кысаларында системаның баш модераторы – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская катнашында республиканың Менделеев һәм Алабуга районнарында эш очрашулары узды.