Бүген 24 ноябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында Татарстан Республикасы хатын-кызлар иҗтимагый оешмаларының дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән очрашуы узды.
Очрашуда катнашучылар төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен тикшерү максатыннан җыелдылар.
Сәрия Сабурская җыелганнарга 2014 елның октябрендә Казан шәһәрендә “Мөселман хатын-кызы: хәзерге дөньяда кеше хокукы” дигән темага халыкара фәнни-практик конференция узуын, аның барышында хатын-кызлар, аналар һәм балалар хокукларын яклауга, хатын-кызлар иҗтимагый оешмалары эшенә кагылышлы күп кенә мәсьәләләр тикшерелүен хәбәр итте. Барлык килеп туган мәсьәләләрне, шул исәптән хатын-кызлар иҗтимагый оешмаларының дәүләт хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлеге, грант, хокукый ярдәм алу проблемаларын хәл итү өчен бер туплаучы орган кирәк, дигән фикерләр дә булды. Соңгысы аеруча мөһим, хатын-кызлар оешмалары вәкилләре фикеренчә, күп кенә проблемалар юридик белем булмау аркасында килеп чыга.
Зилә Вәлиева очрашуда катнашучыларга алда торган “Ел хатын-кызы.Ел ир-аты: хатын-кызлар карашы” елллык бәйгесе турында мәгълүмат бирде һәм хатын-кызлар иҗтимагый оешмаларын анда актив катнашырга чакырды.
Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева катнашучыларны хәйриячелек эшчәнлеге буенча бергәләшеп актив эшләргә чакырды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе Светлана Захарова комитетның һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Илсөяр Мезикова берләшмәнең эшчәнлеге, социаль проблемаларны хокукый көйләүдәге җитешсезлекләрне бетерү өчен хатын-кызлар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән бергәләп эшләү мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
Икътисад, идарә һәм хокук институты ректоры ( Казан шәһәре) Асия Тимирясова очрашуда канашучыларга хатын-кызлар иҗтимагый оешмаларына юридик һәм психологик ярдәм күрсәтүдә институтның мөмкинлекләре турында мәгъүмат бирде.
Гомумән алганда, очрашуда катнашучылар хатын-кызлар иҗтимагый оешмалары вәкилләренә һәм дәүләт хакимияте органнарына күп кенә юнәлешләр, шул исәптән, конкрет социаль проектлар эшләү буенча да көчләрне берләштерергә кирәк, дигән фикергә килделәр. Алар мондый очрашуларны квартал саен үткәрергә дигән карарга килде.