Юстиция министрлыгы хөкүмәткә бик файдалы законпроекты кертте. Бу – Җинаять кодексына, Җинаять-процессуаль һәм Җинаять-башкарма кодексларына төзәтмәләр.
Эчке сәясәт буенча Россия Федерациясе Президенты идарәсендә агымдагы елның 17 июлендә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча яңа механизмнар булдыру һәм “Бердәм шикаятьләр китабы” мәгълүмат системасы оештыруга юнәлтелгән проектны тормышка ашыруга багышланган эш киңәшмәсе узды.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская белән Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Виктор Николаевич Демидов бүген, 16 июльдә, конституциячел законлылыкны ныгытуда, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда, бердәм хокукый киңлекне формалаштыруда уртак кызыксыну белдереп, бергә эшләү турындагы килешүгә кул куйдылар.
Бүгенге көндә һич арттырусыз шуны әйтергә була, Татарстан Республикасы гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү, чакырылышны оештыру һәм үткәрү буенча Россия Федерациясендә алдынгы урыннарны алып тора һәм лаеклы төстә алты ел рәттән Россия гражданнарын хәрби хезмәткә әзерләү, чакырылышны оештыру һәм үткәрүдә иң яхшы әзерлек Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулый.
Россия Президенты Владимир Путин өлешләп төзүдә катнашучылар һәм торак-төзелеш кооперативлары әгъзалары хокукларын яклау механизмнарын камилләштерүче законга кул куйды.
Бүген 10 июльдә «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән белдерүләрне карау барышын контрольдә тотуны тормышка ашыру максатында, Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында «Халык контроле» системасында «Планлаштырылган» статуслы гаризаларны карау буенча киңәшмә узды.
Хезмәт министрлыгы хезмәт хакын тоткарлаучы эш бирүчеләр өчен штраф санкцияләре каралган законпроектын эшләде, дип хәбәр итте социаль өлкәгә күзәтчелек итүче Дәүләт Думасы вице-спикеры Андрей Исаев.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең һәм Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының хәрби командаларны хәрби хезмәт узу урыннарына озату, Россия Кораллы көчләрендә хәрби хезмәт узучы Татарстан егетләренең яшәү, көнкүреш шартларын тикшерү максатыннан, хәрби частьларга баруы дәвам итә.
2015 елның 6 июлендә Чаллы шәһәренең Шамил Усманов урамы, 89 нчы йортында яшәүчеләр мөрәҗәгате буенча «Чәйханә» кафесында санитар кагыйдәләрне һәм нормаларны бозу мәсьәләсе уңаеннан, урынга чыгып шәхси эшмәкәр тикшерелде.