Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең һәм Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының хәрби командаларны хәрби хезмәт узу урыннарына озату, Россия Кораллы көчләрендә хәрби хезмәт узучы Татарстан егетләренең яшәү, көнкүреш шартларын тикшерү максатыннан, хәрби частьларга баруы дәвам итә.
Агымдагы елның 3 июлендә Татарстан егетләре Россия Кораллы көчләрендә хезмәт итү өчен Калининград өлкәсенә китте. Агымдагы чакырылышта әлеге төбәккә 157 егет китте.
Вәкилнең җаваплы кешеләре хәрби хезмәткә чакырылучыларны 77165 нче хәрби частьның бүлү пунктына ( Калининград шәһәре) озатып куйдылар. “Казан” – Мәскәүнең “Домодедово”– Калининградның “Храброво” аэропортлары рейсларында низаглы хәлләр килеп чыкмады.
Килгәч, 3 июльдә кич белән, хәрби хезмәткә чакырылучылар бүлү пунктының казармаларына урнаштырылды, икенче көнне медицина тикшерүе һәм психологик тест үтү өчен медпунктка җибәрелде.
Сәфәр барышында Татарстан омбудсманының җаваплы кешеләре 77165 нче хәрби частьның Җыелу пункты командованиесеннән Георгий Кочуа һәм Балтыйк флоты штабы оештыру-мобилизация идарәсе җитәкчесе Роман Шәрәфетдинов, шулай ук Балтыйк флоты командующиеның шәхси состав белән эшләү буенча урынбасары Олег Молчанов белән очраштылар, шефлык элемтәләрен активлаштыру һәм флотның хәрби корабларына Татарстан егетләрен кабул итү мәсьәләләрен тикшерделәр.