«Чәйханә» кафесында санитар кагыйдәләрне һәм нормаларны тикшерү нәтиҗәләре турында

2015 елның 6 июле, дүшәмбе

  2015 елның 6 июлендә Чаллы шәһәренең Шамил Усманов урамы, 89 нчы йортында  яшәүчеләр мөрәҗәгате буенча «Чәйханә» кафесында санитар кагыйдәләрне һәм нормаларны бозу мәсьәләсе уңаеннан, урынга чыгып шәхси эшмәкәр  тикшерелде.

 «Чәйханә»  кафесының хезмәт һәм башка биналарын карау нәтиҗәсендә  шул ачыкланды: кафеда ит продуктлары  әзерләү өчен җиһаз бар, яшәүчеләр фикеренчә ул атмосферага зарарлы матдәләр чыгару чыганагы булып тора.

 Тикшерү нәтиҗәсендә шәхси эшмәкәрнең  һавага зарарлы матдәләр чыгаруны киметү максатыннан  махсус фильтр урнаштыруы ачыкланды.

  Атмосферага тиешледән күбрәк зарарлы матдәләр чыгару фактын ачыклау өчен, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре тарафыннан  бинаның түбәсендә урнашкан торбадан чыгучы сәнагать калдыкларын үлчәү башкарылды.

 Тикшерү нәтиҗәләре Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилгә 2015 елның 13 июленә кадәр тапшырылачак.

 Моннан тыш, бәхәсле мәсьәләне тыныч хәл итү максатыннан, шәхси эшмәкәр А.А.Сәйфетдинова һәм йортта яшәүчеләр  катнашында комиссиянең гомуми җыелышында  уртак карар кабул ителде:

                   2015 елның 10 июленә кадәр су фильтрына су исәпләгече куярга;

                   «Чәйханә» кафесы кухнясында фильтрларны алыштыру графигын ай саен йортта яшәүчеләргә күрсәтергә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International