ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

  Бүген Әлмәт шәһәренең Урсал бистәсендә һәм Кама-Исмәгыйль авылында  Президент программасы буенча төзелгән Әлмәт районы полиция бүлегенең участок вәкилләре өчен административ-торак комплексларын һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча  бүлеге вакытлыча тоту изоляторын ачу тантаналары булды. Тантаналарда  Россия Федерациясе Эчке эшләр министрының беренче урынбасары – генерал-полиция полковнигы Александр Горовой, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры – генерал-полиция майоры Артем Хохорин, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская, шулай ук шәһәр һәм район, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.


8
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

 15 сентябрьдә Татарстан Репсубликасында Кеше хокуклары буенча вәкил  Сәрия Сабурская һәм республиканың эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов  Түбән Камада гражданнарны бергәләп кабул итү үткәрә.


4
сентябрь, 2015 ел
җомга

Гражданнарның ялган алкоголь продукциясен сату фактлары турында “Халык контроле” системасына мөрәҗәгать итү мөмкинлеге барлыкка килде.

  Хәзер Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең эшен –  Instagram программасы  – фоторәсемнәр һәм видео төшерергә мөмкинлек бирүче социаль челтәр элементлары белән фотосурәтләр һәм видео алмашу  бушлай кушымтасы  буенча күзәтергә була. 

   Гражданнарны атна саен кабул итү кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская бүген, 4 сентябрьдә  төрле мәсьәләләр буенча 6 гражданны кабул итте. 

3
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

  Бүген, 3 сентябрьдә, Кырым Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Людмила Лубина  җитәкчелегендә Кырым Республикасы делегациясе  Татарстанга эш сәфәре кысаларында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында булдылар, Татарстан омбудсманы эшенең төп юнәлешләре белән таныштылар. 


2
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

  Казанга Кырым Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Людмила Лубина җитәкчелегендә Кырым Республикасыннан делегация килде. Казанга килүнең төп максаты – Татарстан омбудсманы һәм аның Аппараты эш тәҗрибәсе белән танышу, шулай ук республиканың социаль әһәмиятле учреждениеләрендә булу.

   Хәзер гражданнар  “Халык контроле” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына  этил спиртын, алкоголь һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүләре, сатулары (ваклап сатудан тыш)  турында зарлана ала.


1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
 1 сентябрьдә, “Белем көне”ндә,  Яңа  Чишмә районында эш сәфәрендә булганда, Сәрия Сабурская Черемухово Слобода  авылында яңа мәктәп, Яңа Иванай авылында күпфункцияле үзәк, Яңа Чишмәдә “Алтын ачкыч” балалар бакчасын ачу тантаналарында катнашты. 

  Бүген РФ Иҗтимагый палатасының коммерциячел булмаган оешмалар белән эшләү һәм иминлек буенча комиссиясе рәисе Антон Цветков казиноны яклауда шикләнеп кулга алынган “Яшь гвардия” активисты Эдуард Сәләхетдинов тотылган 2 нче СИЗОны тикшерде.Тикшерүдә шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе Кирилл Карпухин, Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, Татарстан Республикасының Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе Лариса Расческова катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International