РФ Иҗтимагый палатасы Эдуард Сәләхетдиновны СИЗОда тоту шартларын тикшерде

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

Бүген РФ Иҗтимагый палатасының коммерциячел булмаган оешмалар белән эшләү һәм иминлек буенча комиссиясе рәисе Антон Цветков казиноны яклауда шикләнеп кулга алынган “Яшь гвардия” активисты Эдуард Сәләхетдинов тотылган 2 нче СИЗОны тикшерде.Тикшерүдә шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе Кирилл Карпухин, Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, Татарстан Республикасының Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе Лариса Расческова катнашты.

 Токарланучы тотылган камераны карау барышында тоту шартларының канәгатьләнерлек булуы билгеләнде, бүлмәдә телевизор бар, камера чиста. А.Цветков тоткын С.Х.Сабурская белән очрашу барышында зарланган душ керү мөмкинлеге бирелү турында да билгеләп үтте.

 РФ Иҗтимагый палатасы вәкиле Э.Сәләхетдинов турында Facebook тагы үз аккаунтында мәгълүмат биреп бара, көн саен яшь гвардияче белән тикшерү эшләре үткәрелә, аны сакчы иртәнге 7 дә алып китә, 19 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр кире кайтарып куя. Аңа физик көч чаралары кулланылмаган, уен клублары белән җәнҗаллы көрәшүченең зарлары юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International