Әлмәттә яңа объектлар ачылды

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе

   Бүген Әлмәт шәһәренең Урсал бистәсендә һәм Кама-Исмәгыйль авылында  Президент программасы буенча төзелгән Әлмәт районы полиция бүлегенең участок вәкилләре өчен административ-торак комплексларын һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча  бүлеге вакытлыча тоту изоляторын ачу тантаналары булды. Тантаналарда  Россия Федерациясе Эчке эшләр министрының беренче урынбасары – генерал-полиция полковнигы Александр Горовой, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры – генерал-полиция майоры Артем Хохорин, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская, шулай ук шәһәр һәм район, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.

  Тантаналы чараны ачып, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрының беренче урынбасары – генерал, полиция полковнигы  Александр Горовой,  Россия Эчке эшләр министрлыгының  республика халкы иминлеген тәэмин иткән, яхшы эшләгән  өчен  хокук саклау органнарын яклаган  Татарстан хакимияте органнарының ролен канәгатьләнү белән билгеләп үтүен ассызыклады.

   Чара ахырында кунаклар 2012 елда төзелә башлаган яңа  вакытлыча тоту изоляторы бинасын  карадылар. Яңа бина барлык таләпләргә һәм стандартларга җавап бирә. Вакытлыча тоту изоляторы  гомуми мәйданы 1304 кв. метр булган  ике катлы бина. Монда саф һавада йөрү өчен ишегалды, 50 урынга исәпләнгән махсус бүлмә, 43 кешелек вакытлыча тоту изоляторы бар. Камералар урнаштырылу кулга алынган(тоткарланган) кешеләрнең  тышкы тирәлектән ышанычлы ябылуын тәэмин итә һәм кушылган биналарда аралашу мөмкинлеген юкка чыгара. Территория тирәли 4,5 метрлы кирпеч койма  корылган. Камераларда һәм бинада 64 камера куелган, алар төнлә дә эшли.

 

 (Әлмәт муниципаль районы матбугат хезмәте материаллары  буенча

әзерләнде.)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International