Яңа Чишмә районында “Белем көне”

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

 1 сентябрьдә, “Белем көне”ндә,  Яңа  Чишмә районында эш сәфәрендә булганда, Сәрия Сабурская Черемухово Слобода  авылында яңа мәктәп, Яңа Иванай авылында күпфункцияле үзәк, Яңа Чишмәдә “Алтын ачкыч” балалар бакчасын ачу тантаналарында катнашты. Яңа мәгариф йортларын Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Яңа объектлар өчен ата-аналар республика җитәкчелегенә һәм район башлыгына күп рәхмәт сүзләре әйттеләр. Фәрит Мөхәммәтшин балалар бакчасына ТР  Фән һәм Мәгариф министрлыгы исеменнән 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Чарада  бакчаның булачак тәрбияләнүчеләре үзләренең  талантын күрсәтте. “Алтын ачкыч” балалар бакчасы 80 балага исәпләнгән. Анда компьютер һәм мобиль сыйныфлары бар, иң заманча җиһазлар урнаштырылган. Район үзәгендәге бу алтынчы балалар бакчасы яңа федераль мәгариф стандарты буенча эшләячәк.

 Яңа Иванай авылында бүген  күпфункцияле  мәдәният үзәге ачылды, ул авыл халкы өчен күңелле бүләк булды. Монда җирле ансамбльләрнең концертларын һәм репетицияләрен, вокал, хореография буенча дәресләр үткәрү өчен барлык шартлар тудырылган. Тамаша залы күпфункцияле  – спорт залына әйләнә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International