Бүген, 3 сентябрьдә, Кырым Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Людмила Лубина җитәкчелегендә Кырым Республикасы делегациясе Татарстанга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында булдылар, Татарстан омбудсманы эшенең төп юнәлешләре белән таныштылар.
Очрашу барышында Сәрия Сабурская кунакларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең эш юнәлешләре, аерым алганда, гражданнарны хокукый агарту өлкәсендәге эш ( “Хокукый белемнәр мәктәбе” “Хокукый ярдәм көне”), иректән мәхрүм итү урыннарында үткәрелә торган чаралар һәм кабул итүләр, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм башка хакимият органнары белән бергәләп эшләү турында төзелгән килешүләр кысаларында үткәрелә торган башка чаралар турында сөйләде.
Очрашу кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм Кырым Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил арасында үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.