Ялган аракы белән көрәшүгә багышланган матбугат очрашуы

2015 елның 4 сентябре, җомга

    Гражданнарның ялган алкоголь продукциясен сату фактлары турында “Халык контроле” системасына мөрәҗәгать итү мөмкинлеге барлыкка килде.

   Бүген, 4 сентябрьдә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында   (Декабристлар урамы, 2 нче йорт)  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил С.Х. Сабурская, этил спирты, алкоголь продукциясен җитештерүгә, әйләнешенә, сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт инспекциясе җитәкчесе И.А.Марченко, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының икътисадый куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш идарәсенең бүлек җитәкчесе Р.К.Акчурин катнашында  ялган аракы белән көрәш мәсьәләләре һәм  легаль булмаган алкоголь продукциясен сату фактлары турында республикада  яшәүчеләрнең “Халык контроле” системасына мөрәҗәгать итү мөмкинлекләре хакында матбугат очрашуы узды.

  Яңа төр кертелү республикага  ялган алкоголь продукциясе  кертү, сату, сату өчен җитештерү, продукция кертүнең законсыз юлларын ачыклау  мәсьәләләре буенча гражданнардан мәрәҗәгатьләр кабул итәргә мөмкинлек бирә.

  “Әлеге төр “Экстремизм, дини һәм милли нигезләрдә низаглар” төре һәм  “Ришвәтчелеккә каршы тору” юнәлеше  кебек “Халык контроле” системасында ябык булачак, ягъни бастырылган белдерүләр төр модераторына  белдерү биргән  кешегә генә мәгълүм булачак. Системадан файдаланучы башка кешеләргә белдерү тышкы контурда ябык булачак”, –  дип билгеләп үтте Сәрия Сабурская.

  Шулай ук баш модератор системадан файдаланучы  белдерү биргәндә  хокук бозу турында хәбәр итеп кенә калмыйча, үз исем-фамилиясен, кәрәзле телефон номерын күрсәтергә, фотосурәтләр куярга  тиешлекне әйтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International