Гражданнарны кабул итү

2015 елның 4 сентябре, җомга

Гражданнарны атна саен кабул итү кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская бүген, 4 сентябрьдә  төрле мәсьәләләр буенча 6 гражданны кабул итте. Кабул итү барышында гражданнардан  торак, социаль тәэминат, җинаять эше кузгалтудан баш тарту, ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү, инвалидлык төркеме билгеләүгә кагылышлы сораулар керде. Барлык сорауларга конкрет аңлатмалар бирелде, берничә мөрәҗәгать алга таба эшләү өчен вәкилгә язмача рәвештә тапшырылды.

   Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил гражданнарны атна саен (843) 236-41-80 телефоны аша ( Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең кабул итү бүлмәсе)  алдан язылу буенча кабул итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International