Казанга Кырым Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Людмила Лубина җитәкчелегендә Кырым Республикасыннан делегация килде. Казанга килүнең төп максаты – Татарстан омбудсманы һәм аның Аппараты эш тәҗрибәсе белән танышу, шулай ук республиканың социаль әһәмиятле учреждениеләрендә булу.
Аерым алганда, Кырым Республикасыннан килгән делегация Эчке эшләр министрлыгының Казандагы идарәсенең вакытлыча тоту изоляторын, шулай ук Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 2 нче төзәтү колониясен карады. Вакытлыча тоту изоляторында булганда кунакларны министрлык учреждениеләре эше белән таныштырдылар.
Татарстанга сәфәр барышында, иртәгә, 3 сентябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында булу, аның эше белән танышу, шулай ук Татарстандагы медико-экспертиза баш бюросы учреждениесендә һәм “Патриот” яшьләрне армиягә әзерләү һәм спорт-патриотик рспублика үзәгендә булу каралган.
Ассызыклап үтәбез, башка төбәкләрдән коллегалар Татарстан омбудсманы эше белән танышу, тәҗрибә уртаклашу өчен еш киләләр, Казанда Саха(Якутия) Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Чувашстан, Башкортстан, Марий Эл республикалары вәкилләре булып китте инде.