“Халык контроле”ндә яңа төр барлыкка килде

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Хәзер гражданнар  “Халык контроле” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына  этил спиртын, алкоголь һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүләре, сатулары (ваклап сатудан тыш)  турында зарлана ала.

 Татарстан Министрлар Кабинетының  “ Халык контроле”  ТР дәүләт  мәгълүмат системасын эшләтү кысаларында  гражданнар, дәүләт власте башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары белән электрон бәйләнеш турында” 632 нче 2015 ел 2 сентябрь карарына ярашлы рәвештә, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында яңа төр барлыкка килде. Ул “Этил спиртын, алкоголь һәм спиртлы продукцияне  законсыз җитештерү һәм әйләнешкә кертүгә кагыла ( моңа ваклап сату керми).

   Ялган алкоголь һәм спиртлы продукцияне законсыз әйләнешкә кертүгә чик кую буенча яңа төр кертү   республика территориясенә  алкоголь  һәм спиртлы продукцияне  законсыз кертү, җитештерү һәм саклау мәсьәләләре буенча гражданнардан мөрәҗәгатьләр кабул итү мөмкинлеге бирә.

   Әлеге төр “Экстремизм, дини һәм милли нигезләрдә низаглар” төре һәм  “Ришвәтчелеккә каршы тору” юнәлеше  кебек “Халык контроле” системасында ябык булачак, ягъни бастырылган белдерүләр төр модераторына  белдерү биргән  кешегә генә мәгълүм булачак. Системадан файдаланучы башка кешеләргә белдерү тышкы контурда ябык булачак.

 Белдерүләр карау барышында, алдан экспертиза һәм мониторинг үткәрүне тормышка ашыручы әлеге төр модераторы  итеп, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International