ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

«ГЛОНАСС+112» системасы аша академик  В.М.Бехтерев исемендәге  республика хастаханәсендә тиешенчә шартлар булмау турында  килгән мөрәҗәгать буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил урынга чыгып тикшерү үткәрде.


7
май, 2019 ел
сишәмбе

   Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең  Әлки муниципаль районына  эш сәфәре,   2013 елда төзелгән паркта традицион төстә 7 нче тапкыр узучы   “Тылда Җиңүне якынайткан кешеләргә” дигән чарада катнашудан башланды. Бәйрәмгә сугышта катнашучыларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш балалары, район үзәге мәктәбендә укучылар катнашты. Митинг район башлыгы А.Ф.Никошинның  сәламләвеннән башланды.

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына  балаларын инвалид итеп тану турындан  Ф. дан  мөрәҗәгать керде.


30
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Татарстан Прокуратурасы, Татарстан Республикасында  дәүләт Хезмәт инспекциясе,  Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә  күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе, 12 нче хастаханә каршындагы профпатология республика үзәге, “ТАНЕКО” акционерлык җәмгыяте белән берлектә  мөрәҗәгать итүченең производствода булган бәхетсезлек очрагына һәм хезмәтнең яңа санитар-гигиена характеристикасын төзүгә кагылышлы эш киңәшмәсе үткәрде.

  Киңәшмә йомгаклары һәм киңәшмәдә катнашучылар тәкъдимнәре буенча  Вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгать иткән граждан сорауларын хәл итәргә булышлык итүче берничә карар кабул ителде.


29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең  2016 елда төзелгән, авыр тормыш хәлендә калган  хөкем ителгәннәргә һәм кулга алынып тикшерүдә булганнарга  социаль ярдәм күрсәтү буенча үзара хезмәттәшлек турында Килешүе нигезендә  “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” автоном коммерциячел булмаган оешмасы белән берлектә актив эш алып барыла.

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Биектау муниципаль районына барып авария хәлендәге  торактан яңа йортка күчкәндәге кимчелекләргә  кагылышлы гражданнар мөрәҗәгатен тикшерде. Тикшерү барышында подрядчысы -  “Ак таш” җәмгыяте булган социаль ипотека йортының төзелеш кимчелекләре булу, шул исәптән, йорт янында асфальт ишелү, баскычларда плиткалар кубу ачыкланды.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре "ЖКХ-контроль" оешмасы һәм Казан шәһәр торак инспекциясе вәкилләре белән берлектә “Казанка-5” торак хуҗалыгын тикшерде. Милекчеләрнең гомум җыелышларын үткәрү, мәгълүмат ачу белән бәйле документларны тиешенчә эшләмәү, йортта яшәүчеләр фикерен исәпкә алмыйча штат расписаниесен раслау фактлары расланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган  торак законнарын  бозуларны бетерү буенча заключение җибәрү турында карар кабул ителде.


26
апрель, 2019 ел
җомга

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын тормышка ашыру Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең аерым игътибарында. Хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен традицион булган “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресләреннән тыш, чакырылыш кампаниясе вакытында “кайнар элемтә”ләр дә үткәрелә.

2019 елның 25 апрелендә  Россия юристлар берлегенең Татарстандагы төбәк бүлеге  һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре дә кергән мобиль мәгълүмат-консультация төркеме  Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Теньки авылында һәм Кама Тамагы бистәсендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү максатыннан халыкны кабул итү оештырды.


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 24 апрельдә, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 18 нче төзәтү колониясендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты  хезмәткәре хөкем ителүчеләрнең җәза үтәүдән вакытыннан алда шартлы рәвештә азат ителү, үтәп бетермәгән җәза  өлешен йомшаграк җәзага алыштыру, төзәтү учреждениесе төрен үзгәртү турындагы юлламларын карау буенча комиссия эшендә катнашты. Бүген  шулай ук хөкем ителүчеләрне  җиңелрәк тоту шартларына күчерү буенча комиссия дә үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International