Вәкаләтле вәкил Аппаратында “кайнар элемтә” үтте

2019 елның 26 апреле, җомга

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын тормышка ашыру Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең аерым игътибарында. Хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен традицион булган “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресләреннән тыш, чакырылыш кампаниясе вакытында “кайнар элемтә”ләр дә үткәрелә.

   Бүген, 29 апрельдә хокукый теләктәшлек күрсәтү һәм хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү максатыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында халык өчен “кайнар элемтә” үтте. Анда  чакырылыш яшендәге егетләрдән һәм аларның ата-аналарыннан сораулар килде. “Кайнар элемтә”дә

хокукый ярдәмне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты һәм Татарстан Республикасы Адвокат палатасы күрсәтте.
   Шалтыратучыларны күбрәк  хәрби хезмәткә чакырылудан кичектерелеп тору, аларның төрләре, чакырылыш комиссиясе карары белән килешмәү, аны кире кагу тәртибе кызыксындырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International