2019 елның 25 апрелендә Россия юристлар берлегенең Татарстандагы төбәк бүлеге һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре дә кергән мобиль мәгълүмат-консультация төркеме Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Теньки авылында һәм Кама Тамагы бистәсендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү максатыннан халыкны кабул итү оештырды.
Үзләрен борчыган мәсьәләләрне хәл итү өчен белгечләр кабул итүенә югарыда күрсәтелгән муниципаль район вәкилләре килде, аларга 53 консультация бирелде.
Барлык мөрәҗәгатьләргә белгечләр төпле җаваплар бирде.