Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Әлки муниципаль районына эш сәфәре, 2013 елда төзелгән паркта традицион төстә 7 нче тапкыр узучы “Тылда Җиңүне якынайткан кешеләргә” дигән чарада катнашудан башланды. Бәйрәмгә сугышта катнашучыларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш балалары, район үзәге мәктәбендә укучылар катнашты. Митинг район башлыгы А.Ф.Никошинның сәламләвеннән башланды.