Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Биектау муниципаль районына барып авария хәлендәге торактан яңа йортка күчкәндәге кимчелекләргә кагылышлы гражданнар мөрәҗәгатен тикшерде. Тикшерү барышында подрядчысы - “Ак таш” җәмгыяте булган социаль ипотека йортының төзелеш кимчелекләре булу, шул исәптән, йорт янында асфальт ишелү, баскычларда плиткалар кубу ачыкланды.
Тикшерү йомгаклары буенча Татарстан Президенты каршындагы дәүләт торак фондына булган төзелеш кимчелекләрен бетерү буенча чаралар күрүне сорап мөрәҗәгать итәргә карар кылынды.