"Казанка-5" торак хуҗалыгын тикшерү

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре "ЖКХ-контроль" оешмасы һәм Казан шәһәр торак инспекциясе вәкилләре белән берлектә “Казанка-5” торак хуҗалыгын тикшерде. Милекчеләрнең гомум җыелышларын үткәрү, мәгълүмат ачу белән бәйле документларны тиешенчә эшләмәү, йортта яшәүчеләр фикерен исәпкә алмыйча штат расписаниесен раслау фактлары расланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган  торак законнарын  бозуларны бетерү буенча заключение җибәрү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International