ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бәйгене Вәкаләтле вәкил гамәлгә куйды һәм  халыкның хокукый культурасын формалаштыруга булышлык итүгә, яшьләрне гражданнарны хокукый агарту процессына җәлеп итүгә, мәгълүмат киңлегендә хокукый белемнәрне таратуның яңа ысулларын эзләүгә юнәлтелгән.

25 апрельдә  Астраханьда  Россия Федерациясенең Идел буе, Төньяк Кавказ һәм Көньяк федераль округлары составына керүче субъектларындагы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең берьюлы өч координацион советлары утырышлары уза. Катнашучылар полиэтник һәм күп конфессияле Россия җәмгыяте һәм дәүләте шартларында намус иреген тормышка ашыруны һәм мәдәни-гуманитар хокукларны тормышка ашыруны тәэмин итүне тикшерәләр


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген, 24 апрельдә Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәр судының конференц-залында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Министрлар Кабинетының 2007 елның 18 декабрендә дөнья күргән  732 нче “Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күп балалы гаиләләрне  торак белән тәэмин итү буенча чаралар турында” гы карарына үзгәрешләр кертү турында”гы 2008 елның 16 маенда дөнья күргән 326 нчы карары белән расланган  торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен сертификатлар бирүне тормышка ашыру кагыйдәләренең 4 пункты “а” өлешенең төп законга ярашлыгын тикшерү эше буенча Татарстан Республикасы Конституция судының ачык утырышында катнашты. Суд утырышында  әлеге хокукый актның Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килмәве әйтелде. Конституция суды ахыргы карарын соңрак чыгарачак.

 Бүген, 24 апрельдә,   Татарстан Республикасында  наркокулланучыларны тернәкләндерү һәм тормышка яраклаштыру буенча шөгыльләнүче оешмалар эшенә күзәтчелек итү максатыннан, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре  Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре белән берлектә  Казан шәһәре тернәкләндерү үзәкләренең берсендә тикшерү үткәрде.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле белән берлектә  Сарман үзәк хастаханәсендә  хезмәткәрләрнең  хезмәткә хокукларын саклауга кагылышлы мәсьәлә буенча тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында шикаять язучыларның эштә җибәрүгә һәм эштән җибәрүгә мәҗбүр итүгә кагылышлы дәлилләре тикшерелде. Кайбер очракларда алар расланды. Учреждение җитәкчесенә гражданнарның хезмәткә хокукларын бозуга юл куймаска кушылды.


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Хокукый ярдәм көне”ндә 12 тоткын кабул ителеп, консультация бирелде. “Хокукый ярдәм көне” барышында Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 18 нче төзәтү колониясендә тотылучылар нигездә суд карарлары белән килешмәү, медицина ярдәме күрсәтү, тоту шартлары, кеше хокуклары буенча Европа Советына мөрәҗәгать итү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте. Барлык мөрәҗәгатьләргә тиешле аңлатмалар бирелде.
 

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты хезмәткәре  торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча тикшерү үткәрде. Тикшерүләр  "ЖЭК-39" җәмгыяте һәм   "Домсервис" идарәче компаниясендә үтте. Моңа  Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең эре габаритлы чүпне чыгармау һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычны кабаттан исәпләмәүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләре  сәбәпче булды. Тикшерү барышында шул ачыкланды, фатирларның берсендә яшәүче чыгарган эре габаритлы чүпне идарәче компания алып киткән. Шунысын да әйтергә кирәк, эре габаритлы чүпне чыгару идарәнең килешүендә каралмаган булса, мондый чүп-чарны  торак милекчеләре яисә торак булмаган биналар хуҗалары үз исәбеннән чыгарырга тиеш.  

 


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең директор урынбасары  Анатолий Рудый территориаль идарәләрдә омбудсменның бер генә ярдәмчесе аз дип саный, бу эшкә учреждениеләрнең урындагы  җитәкчеләрен җәлеп итәргә тәкъдим итә.


19
апрель, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе, Территориаль фонд белән берлектә үткәргән  “кайнар элемтә”гә 80 нән артык шалтырату булды. Белгечләр 84 кешедән шалтырату кабул итеп алды, алар арасында  табибка кабул итүне озак көтү яисә тар белгечкә языла алмау, шулай ук медицина учреждениеләрендә табибларның җитәрлек булмавы проблемалары игътибарны җәлеп итә.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Әдилә  Хәлимова Казан федераль университетында Бөтенроссия суд дебатлары ачылышында катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International