Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2016 елда төзелгән, авыр тормыш хәлендә калган хөкем ителгәннәргә һәм кулга алынып тикшерүдә булганнарга социаль ярдәм күрсәтү буенча үзара хезмәттәшлек турында Килешүе нигезендә “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” автоном коммерциячел булмаган оешмасы белән берлектә актив эш алып барыла.
“Пасха акциясе” кысаларында Вәкаләтле вәкил үзәк җитәкчелеге белән берлектә хәйрия акциясе үткәрергә карар итте, анда Рус православие чиркәве вәкилләре төбәкнең пенитенциар учреждениеләрендә тотылучы тоткыннарга һәм кулга алынып тикшерүдә булганнарга 4000 гә якын кулич, шуның кадәр үк буялган йомырка тапшырды.