Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Прокуратурасы, Татарстан Республикасында дәүләт Хезмәт инспекциясе, Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе, 12 нче хастаханә каршындагы профпатология республика үзәге, “ТАНЕКО” акционерлык җәмгыяте белән берлектә мөрәҗәгать итүченең производствода булган бәхетсезлек очрагына һәм хезмәтнең яңа санитар-гигиена характеристикасын төзүгә кагылышлы эш киңәшмәсе үткәрде.
Киңәшмә йомгаклары һәм киңәшмәдә катнашучылар тәкъдимнәре буенча Вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгать иткән граждан сорауларын хәл итәргә булышлык итүче берничә карар кабул ителде.