ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген 24 ноябрьдә Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында  Татарстан Республикасы хатын-кызлар иҗтимагый  оешмаларының  дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән очрашуы узды.


21
ноябрь, 2014 ел
җомга

Хокукый ярдәм һәм гражданнарны хәрби хезмәткә чакырганда  хокукларын саклау максатыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Татарстан Республикасы  Хәрби комиссариаты белән берлектә   9.00 сәгатьтән  16.00 сәгатькә кадәр  халык өчен телефон аша “кайнар линия” үткәрделәр. Аның эшендә Татарстан Хәрби комиссары  Сергей Погодин  катнашып, шалтыратучыларның сорауларына җавап бирде.


20
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 19 ноябрендә  Казанның Мәскәү һәм башка районнарында яшәүчеләр  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстан бүлеге үткәргән  “Хокукый ярдәм көне”ндә  квалификацияле юридик ярдәм  алдылар.


19
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның  19 ноябрендә  11.00 сәгатьтә  “Татмедиа”  матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгында  2014 елда  ришвәтчелеккә каршы күрелә торган  чараларга багышланган  матбугат очрашуы узды.

Бүген 19 ноябрьдә ноябрьдә  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән гаризаларны  карау барышын тормышка ашыру кысаларында  системаның баш модераторы – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская катнашында  республиканың Арча районында  эш очрашуы узды.

Дәүләт Думасы өйдә тәртип бозучыларны җәзага тарта торган законпроектны карый. Үзенең яки чит дүрт дивар артында  тавыш чыгарырга теләүче   “вак хулиганлык” статьясына эләгә. Кемнеңдер гаугалы күршесе яки җәнҗаллы гаилә барлыкка килә икән, аларны тәртипкә чакыру өчен дәлилле сәбәбе була. 


14
ноябрь, 2014 ел
җомга

Бүген 14 ноябрьдә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская  Татарстан Республикасы  мәгарифне үстерү Институтында  укытучыларның квалификациясен күтәрү курсларында  “Татарстан Республикасында  граждан  хокукларын һәм ирекләрен  саклау турында” доклад белән чыгыш ясады. 


13
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген 13 ноябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил белән  “Туры элемтә” узды. Аның барышында күп сораулар килде. 

Көзге чакырылыш вакытында 4 меңнән артык  татарстанлы  хәрби хезмәт үтү өчен  Кораллы көчләрнең хәрби частьларына һәм берләшмәләренә, эчке гаскәрләргә һәм башка хәрби урыннарга  җибәреләчәк. Бу хакта бүген  Татарстан Республикасы Җыелу пунктында  “Ачык ишекләр көне”ндә  Татарстан Республикасы Хәрби комиссары Сергей Погодин  хәбәр итте. Чарада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил дә катнашты.


12
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 12 ноябрендә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  эчке эшләр органнарының мәҗбүри тоту урыннарында гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү, законлылыкны саклау мәсьәләсе буенча  Татарстан Республикасы җәмәгатьчелек күзәтү комиссиясе, Татарстан Республикасы Югары суды, Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре  белән уртак киңәшмәдә катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International