Норматив хокукый актларның конституциягә ярашлыгын тикшерү турында эш буенча Татарстан Республикасы Конституция суды карары

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Бүген, 2015 елның 19 мартында, Татарстан Республикасының Конституция суды граждан А. шикаяте буенча 2015 елның 12 февралендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе катнашында  Татарстан Республикасы Конституция судының ачык утырышында, Татарстан Республикасы  Әлмәт шәһәр Советы һәм Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы Советы  карарлары белән расланган норматив хокукый актларның конституциягә ярашлыгын тикшерү турындагы эш буенча карарын игълан итте.

    Шул уңайдан, Татарстан Республикасы Конституция суды  Әлмәт муниципаль районы Советы карары белән расланган норматив актның кайбер пунктлары  Татарстан Республикасы Конституциясенә ярашлы түгел,  дип таныды.

     Үзенең хокукый позициясен эшләүдә Татарстан Республикасы Конституция суды  кеше хокукларын һәм төп ирекләрен саклау буенча Конвенция нормаларына, кеше хокуклары буенча  Гомум декларациягә, граждан һәм сәяси хокуклары турында Халыкара пактка, икътисадый, социаль һәм мәдәни хокуклар турында  Халыкара пактка таянды, шулай ук Россия Федерациясе  Конституция судының хокукый позицияләрен кулланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International