11 мартта Баулы шәһәрендә “Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары” дигән темага “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресе узды, анда Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы муниципаль районнарыннан хәрби хезмәткә чакырылучылар, аларның әти-әниләре катнашты.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская тыңлаучыларны хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын яклау буенча Татарстан омбудсманы эше, аерым алганда, армиядә хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләрнең шикаятьләрен карау, хәрби хезмәткә баручыларны озата бару, чакырылыш кампанияләре чорында “Кайнар элемтә” чаралары аша хокукый ярдәм күрсәтү турында сөйләде.
Дәрестә катнашучылар алдында шулай ук күптән түгел Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итеп кайткан егетләр – Азамат Закиров һәм Дмитрий Флигентов чыгыш ясады.
Моннан тыш, Сәрия Сабурская, Сергей Погодин һәм Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин Баулы районында яшәүче ветераннарга “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальләрен тапшырдылар.