Кеше хокуклары һәм демократияләштерү буенча Европа университетара үзәгенең кеше хокуклары буенча Европа магистр программалары директоры Пьеро Сулло Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында булды

2015 елның 17 марты, сишәмбе

Агымдагы елның 16 мартында, Казанга эш  сәфәре барышында,  Кеше хокуклары һәм демократияләштерү буенча  Европа университетара үзәгенең  кеше хокуклары буенча Европа магистр  программалары директоры Пьеро Сулло  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында булды. 

     Россия Федерациясендә  Кеше хокуклары буенча БМО  Баш комиссары идарәсе вәкиле  Оксана Харитонова  катнашкан   әлеге очрашу барышында,  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская  кунакларга  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты структурасы, эш юнәлешләре,  Вәкил оештырган төп чаралар турында сөйләде.

     Очрашуда катнашучылар  шулай ук  2015 елның июнендә Казан(Идел буе) федераль университеты базасында  үткәреләчәк кеше хокуклары буенча Җәйге мәктәпне оештыру мәсьәләләрен тикшерделәр. Кеше хокуклары буенча Җәйге мәктәп  студент-юристларга һәм практика узучы белгечләргә атап оештырыла.

     Проект  кеше хокуклары буенча вузара хезмәттәшлек Европа үзәге (Венеция, Италия)  белән берлектә тормышка ашырыла. Кеше хокуклары һәм демократияләштерү буенча Европа университетара үзәге белән  берлектә, 2010 елның августында  кеше хокуклары буенча  магистр программасының  пилот башлангыч тикшерүе үткәрелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International