Түбән Кама шәһәрендә күчмә тикшерү

2015 елның 16 марты, дүшәмбе

   Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  адресына  күпквартирлы йортта  тиешенчә торак-коммуналь торак  хезмәтләре  күрсәтмәү турында кергән мөрәҗәгать буенча  2015 елның 13 мартында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  Аппараты хезмәткәре  Татарстан Республикасы  дәүләт Торак инспекциясе  вәкиле белән  Түбән Кама шәһәренең  Кайманов урамы 18 нче йорты адресы буенча  “ЖКХ+” идарәче компаниясен тикшерде.

    Тикшерү барышында  торак-коммуналь хезмәтләрне тиешенчә күрсәтү, коммуналь хезмәтләргә түләүне исәпләү һәм башка мәсьәләләр каралды.

    Хәзерге вакытта  мөрәҗәгать буенча  эш дәвам итә.

 

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International