Бүген 12 мартта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасының Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе Лариса Расческова Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе СИЗО–1 ФКУ учреждениесендәге тоткыннарны кабул иттеләр.
Кабул итүдә аларга җинаятьләр кылуда гаепләнгән һәм шикләнелгән 6 кеше, шулай ук хуҗалык эшләрен башкару өчен СИЗОда җәза үтәү калдырылган 2 хөкем ителүче мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүчеләрне җинаять суд эше, судлар һәм тикшерү органнары карарларына шикаять бирү һәм тикшерүдә булган вакытны җәза үтәү вакытына исәпләү мөмкинлеге кызыксындырды.
Барлык мөрәҗәгать итүчеләр үз сорауларына конкрет җаваплар һәм аңлатмалар алдылар. Тикшерү изоляторында тоту шартлары яки махсус учреждение хакимияте хезмәткәрләре гамәлләре турында нинди дә булса шикаятьләр кермәде.