Хөкем ителгәннәрнең мөрәҗәгатьләре тикшерелде

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 2 нче төзәтү колониясендә хөкем ителгәннәрне шәхси кабул итә вакытында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына  ВИЧ-инфекцияле авыру тоткын И.мөрәҗәгать итте, ул төзәтү учреждениесендә эремчек булмаудан, ашханәдә бирелә торган атланмай сыйфатыннан, тоткын Г. аңа сезонга тиешле киемнәрнең барысын да бирмәүләреннән зарланды.

  Шәхси кабул итә нәтиҗәләре буенча һәм тоткыннарның хокукларын бозу фактлары буенча оператив эшләү максатыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  гариза бирүчеләрнең зарларын тикшерергә карар итте.

  2017 елның 27 гыйнварында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җаваплы кешесе Татарстан Республикасы төзәтү учреждениеләрендә законнар үтәлешенә күзәтчелек итүче прокурор вазифаларын башкаручы, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе белән берлектә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 2 нче төзәтү колониясендә  тикшерү үткәрде. Аның барышында төзәтү учреждениесендә 2016 елның 14 сентябреннән эремчек китерү туктатылуы, аның урынына башта тоткыннарга сөт бирелүе, ә 2016 елның 29 гыйнварыннан эремчекне йомырка белән алыштырулары ачыкланды.

 Шул вакытта Россия Федерациясенең Җинаять-башкару  кодексының 99 нчы маддәсе положениеләренә һәм Россия Юстиция министрлыгының 2016 елның 26 февралендә дөнья күргән  48 нче боерыгы нигезендә авыру тоткыннарга һәм беренче, икенче төркем инвалид булганнарга  тиешледән күбрәк туклану билгеләнә. Тоткын Г. шикаяте буенча шул ачыкланды, тикшерү вакытында төзәтү учреждениесендә свитерлар юк иде. Әмма Россия Юстиция министрлыгының 2013 елның 3 декабрендә дөнья күргән  216 нчы боерыгы нигезендә тоткыннарга трикотаж свитерлар өч елга бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International