Яңа Чишмәгә сәфәр

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Бүген, 24 гыйнварда, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Сәрия Сабурская Яңа Чишмә муниципаль районында халыкны  кабул итте.

  Кабул итү барышында омбудсманга  өч граждан торак, пенсия законнарына, һәм социаль тәэминатка кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итте.

  Сәфәр барышында Сәрия Сабурская шулай ук  Вәкилнең Яңа Чишмә районындагы җәмәгатьчелек вәкиле Кадрия Насырова белән картлар һәм инвалидлар йортында булды. Хәзерге вакытта биредә 48 кеше яши, яшәү шартлары яхшы. Вәкил биредәге тыл хезмәтчәннәре белән аралашып, аларга бүләкләр бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International