Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына Казан шәһәренең Япеев урамындагы йортта яшәүчеләрдән “Япеево” торак ширкәтеннән зарланып шикаять керде. Алар мансардтагы биналарны торак бинларына күчереп нигезсез файдаланудан, бу биналарда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең нигезләнмәгән булуыннан, техник документларны милекчеләр акчасына торгызудан, күпфатирлы йортны тотуга, идарә итүгә чыгымнар, керемнәр турында мәгълүмат булмаудан, җир участогын теркәгән өчен нигезсез акча алудан зарлана.
Вәкил 2016 елның 14 декабрендә Казан шәһәренең торак инспекциясе, башкаланың Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге, “Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәге” оешмасы белән берлектә тикшерү үткәрде. Әлеге тикшерү барышында мөрәҗәгатьтә китерелгән фактларның беркадәре расланды. Кимчелекләрне бетерү буенча “Япеево” торак ширкәте рәисеннән Вәкилгә җавап билгеләнгән вакытта килмәде. Тикшерү материаллары Казан шәһәренең Вахитов районы прокуратурасына җибәрелде.
Мөрәҗәгатьне карау Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил контролендә кала.