Агымдагы елның 31 гыйнварында Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятендә районнарның аппарат җитәкчесе һәм җаваплы хезмәткәрләре белән “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән гаризаларны карау мәсьәләсе буенча эш киңәшмәсе үткәрелде.
Үткәрелгән киңәшмәләрдә җаваплы башкаручыларга гражданнарның системага килгән, күп финанс чыгымнары таләп итми торган гаризаларын карап, аларны агымдагы елда тормышка ашырырга, шулай ук башкарылган эш турында үзвакытында фотохисап биреп барырга һәм аңлатмалар урнаштырырга, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән гаризаларны үтәүнең объектив вакытларын билгеләргә кушылды.