Казан шәһ әренең Совет районында “Хокукый ярдәм көне”

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук гражданнарны хокукый агарту максатыннан, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 2017 елда да “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә оештыра торган “Хокукый ярдәм көне” үткәрүне дәвам итә. Быел беренче шундый “Хокукый ярдәм көне”  Казан шәһәренең Совет районында үтте. Кешеләр анда квалификацияле бушлай юридик ярдәм ала алды.

  Кабул итү барышында 50 мөрәҗәгать керде. Нигездә гражданнар  мирас теркәү, пенсия, милеккә хокук, торакны хосусыйлаштыру, торак-коммуналь хуҗалыгына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итте.

  Гражданнарны кабул итүдә Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Ирина Петрова, адвокат Ирина Булнина, нотариус Надежда Миличенко, Татарстан Республикасы Торак дәүләт инспекциясе вәкиле Гүзәл Юшкевич, Татарстан Республикасы төбәкара мәҗбүри иминият фонды вәкиле Светлана Яковенко, Совет районы мәшгульлек үзәгенең бүлек мөдире Алия Хафизова, “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлеге идарәсе юрисконсульты Зөлфия Артыкова, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җаваплы кешсе Әлфия Габдрахманова катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International