Бушлай хосусыйлаштыру һәркем өчен дә түгел (“Российская газета”, 30 гыйнвар 2017 ел)

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

  Торакны бушка хосуыйлаштыру агымдагы елның 1 мартыннан  туктатыла. Әмма кайбер россиялеләргә  искәрмә каралган. Дәүләт Думасы  торакны милек итеп бушка хосусыйлаштыруны ятим балалар, аварияле торакта яшәүче гражданнар, Кырым һәм Севастопольдә яшәүчеләр өчен  озынайту турындагы төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте. Алар 2020 елның 1 гыйнварына кадәр әлеге хокуктан файдалана ала. Исегезгә төшерәбез, әлеге мөмкинлек 1991 елдан бирелгән иде.

 Төзәтмәләр авторларының берсе Александр Сидякин  белдерүенчә, икенче укылыш чикләрендә әлеге хокуктан файдаланучылар артырга мөмкин. Бу 2005 елның 1 мартына кадәр исәпкә алынып хәзерге көнгә кадәр торак көтүчеләргә кагыла. Моннан тыш, тузган торакта яшәүчеләр өчен бушлай хосусыйлаштыруны озынайтуны хәзерге редакциядә язылган 2012 елның 1 гыйнварыннан түгел,  кабул ителгән закон көченә кергән көннән санарга тәкъдим ителә. Ә ятим балаларга вакыты чикләнмәгән хосусыйлаштыру  хокукы бирергә тәкъдим ителә.

 (“Российская газета – федераль чыгарылыш № 7185(19), кыскартылып бирелә)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International